Май аенда кайбер категория пенсионерлар өчен өстәмә түләүләр каралган. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, беренче чиратта бу авиациянең очу экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә кагыла. Алар өчен картлык буенча страховка пенсиясенә өстәмә айлык түләү елга дүрт тапкыр яңадан исәпләнә, шуңа күрә май аенда быел икенче тапкыр артачак.
Эксперт аңлатканча, әлеге өстәмәнең күләме хезмәт хакына һәм махсус стаж озынлыгына бәйле.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен дә өстәмә түләүләр каралган. Алар Россиядә, шулай ук Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүчеләрне дә үз эченә ала. 2019 елдан башлап Җиңү көне уңаеннан аларга ел саен 10 мең сум күләмендә акча бирелә.
Киләсе категория — апрель аенда 80 яшь тулган гражданнар һәм беренче төркем инвалидлык билгеләнгән кешеләр. Алар өчен страховка пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше артачак. 2026 елда бу түләү район коэффициентын исәпкә алмаган хәлдә 9 584,69 сум тәшкил итә.
Арту нәтиҗәсендә фиксацияләнгән түләү ике тапкырга — айга 19 169,38 сумга кадәр җитәчәк. Әмма беренче төркем инвалид 80 яшькә җитсә, бу түләү кабат арттырылмый.
Шулай ук эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары карамагында булган пенсионерларга да өстәмә каралган. Мондый очракта һәр иждивенец өчен фиксацияләнгән түләү өчтән бер өлешкә арта.