Арчада быелгы кыш геройларын хөрмәтләгәннәр

30.03.2026 14:13 Общество

Бу хакта район башлыгы Алмаз Хисаметдинов үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәян итә.

- Бүген районыбызда быелгы кышкы карлы стихиягә каршы көрәштә бәяләп бетергесез өлеш керткән торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләдек,- ди ул.- Быелгы кыш, чыннан да, бик кырыс һәм карлы булды. Һәрбер яуган кар юл һәм коммуналь хезмәтләр өчен җитди сынауга әйләнде. Явым-төшемнәр чамадан тыш күп күләмдә булса да, безнең юлчылар, дворниклар һәм шофёрлар тәүлек әйләнәсе режимында эшләп, үз эшләренә хилафлык китермәделәр. Нәкъ тә менә аларның тырыш, намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы, оешканлыгы нәтиҗәсендә, районыбызның юллары, тротуарлары тоткарлыксыз хәрәкәт өчен уңайлы һәм куркынычсыз булды...

Район җитәкчесе аларның һәркайсына үз исеменнән һәм барлык район халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерә.