Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды: 2,58 млн гектар мәйданда чәчү үткәрелде

05.06.2026 11:16 Общество

Чәчү мәйданнары 2 млн 580 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән 1 млн 660 мең га сабан культуралары.

Чәчү мәйданнары структурасында бөртеклеләр – 1 млн 190 мең гектар, майлы культуралар – 670 мең, шикәр чөгендере – 53 мең гектар.

Агымдагы елда 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә нитяләнелә.

Бүгенге көнгә 30 район терлек азыгы әзерләүгә чыккан. 3,4 мең тонна печән, 94,2 мең тонна сенаж әзерләнгән. Иң күп сенаж Минзәлә районында – 12,6 мең тонна, Мөслим районында – 8,9 мең тонна һәм Азнакай районында – 8,7 мең тонна.