«Замана» ансамбле - республиканың иң яхшы коллективы

30.01.2026 07:11 Персонально

«Замана» ансамбле — республиканың иң яхшы коллективы

Ул мәртәбәле бәйгедә җиңде.

Казанда Йолдызлык театры бинасында бик матур чара узды. Ул "Татарстан" журналының 105 еллыгына багышланган иде.

Әлеге юбилей уңаеннан республиканың иҗат коллективлары арасында бәйге дә булды. Анда 30га якын ансамбль катнашты.

Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә Чаллының "Замана" ансамбле республиканың иң яхшы коллективы дип табылды.