Укучыбыз: «поездга соңга калсаң, билет бәясен кире кайтарырга мөмкин, дип ишеттем. Тәртибен аңлатып бирсәгез иде», – дип сораган.
Юрист Руслан Батыршин җавап бирде.
– Әйе, мөмкин. Моның өчен вокзал яки станция кассасына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кире кайтару вакытлары болайрак. Поезд киткәннән соң 3 сәгатькә кадәр – гаризасыз гына билет бәясенең бер өлеше кире кайтарыла. 3 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр – гариза язасы. Аны 30 көн эчендә карап, билетка киткән чыгымны өлешчә кайтарачаклар. 5 тәүлеккә кадәр – нигезле сәбәп белән (әйтик, чирләп китү яки авариягә эләгү). Моны раслаган документ: табиб белешмәсе, «больничный» кәгазе яки ГАИ беркетмәсе таләп ителә.
Билет бәясенең уртача 75 проценты кире кайтарыла. Сүз уңаеннан, билетны кассада, өстәп түләү бәрабәренә, башкасына да алыштырып булуын әйтеп үтәргә кирәк.