Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары, РФА академигы Геннадий Онищенко укытучыларны мәктәпләрдә контроль эшләрне пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрмәскә чакырды.
Аның сүзләренчә, атнаның бу көнендә укучыларның эшкә сәләте сизелерлек кими. Шуңа күрә расписаниедә математика кебек катлаулы фәннәрне һәм контроль эшләрне пәнҗешәмбегә куймаска кирәк.
«Балаларда билгеле бер атналык биоритм бар», — дип аңлатты Онищенко РИА Новостига биргән әңгәмәсендә. Ул мәктәп расписаниесен төзегәндә укучыларның әлеге физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.
Моңа кадәр Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб сентябрь аен башлангыч сыйныф укучылары өчен җиңеләйтергә тәкъдим иткән иде. Аның фикеренчә, балаларга уку процессына җайлашу җиңелрәк булсын өчен, беренче айда өй эшләрен һәм контроль эшләрне чикләргә яки гамәлдән чыгарырга кирәк.