Казанда бер бүлмәле фатирга ипотека буенча айлык түләүнең күпмегә җитүен әйттеләр

13.03.2026 09:02 В Стране

2024 елдагыга караганда 30 процент чамасы артыграк.

Узган елда Казанда яңа йортлардагы бер бүлмәле фатирга ипотека буенча айлык түләү күләме 163,1 мең сумга җиткән. Алдагы елдагыга караганда 30% чамасы зуррак сан бу. Хәзер мондый фатирның уртача бәясе 12 миллион сум тәшкил итә. Бер ел элек 7,5 миллион торган, дип яза «РБК».

Торак фәкать Мәскәүдә генә кыйммәтрәк: беренчел базарда бер бүлмәле фатир хакы – уртача 21,5 миллион сум. Айлык түләү күләме 292,2 мең сум тәшкил итә. Санкт-Петербург – өченче (10,6 миллион һәм 144,1 мең сум). Түбән Новгород – дүртенче урында (8,7 миллион һәм 118,2 мең сум).