Казанда беренче ярты ел эчендә трамвай һәм троллейбуста 500дән артык билетсыз баручы ачыкланган

14.07.2026 04:37 В Стране

Казанда агымдагы елның беренче яртыеллыгында җир өсте электр транспортында 500дән артык билетсыз баручыны ачыклаганнар. Барлык түләмичә йөргән затларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Штрафларның гомуми суммасы 1 миллион сумнан артып китте, дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Трамвай һәм троллейбуста намуссыз пассажирларны ачыклау буенча Контроль-ревизия эше бүлеге хезмәткәрләре, Казанның Транспорт комитеты һәм депо вәкилләре трамвай һәм троллейбусларда даими рейдлар оештыра.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен 2,5 мең сум күләмендә штраф каралуын искә төшерә. Штрафны 60 көн эчендә түләү таләп ителә. Әгәр дә әлеге вакыт дәверендә хокук бозучы тарафыннан тиешле гамәлләр кылынмый икән, эш мәҗбүри түләтү өчен суд приставларына тапшырыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, июньдә бер атна эчендә Казан җир өсте электр транспортында 40 билетсыз кеше ачыкланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.