Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде

24.07.2026 02:10 В Стране

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 24 июльдә яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

«Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ашыгыч очракларда 112гә шалтыратырга кирәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.