Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, аның хатыны – Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллина яңа туган улларына нинди исем кушуларын әйткән.
Малайга Райан исеме кушканнар, дип яза “KazanFirst”.
Исегезгә төшерәбез: йолдызлы гаилә пары 2 яшьлек Алимны үстерә. Артистлар гаиләсендә икенче бала 8 августта “Ава Скандинваия” шәхси клиникасында дөньяга килгән. Моңа кадәр Алия үзе сөйләп үткәнчә, “кесарево сечение” 30 августка планлаштырылган булган, әмма 8ендә ашыгыч төстә операция ясарга туры килгән. Җырчы сәбәбен аңлатмаган. 15 августта сабые белән өйләренә чыгарганнар. – Улыбызга исем куштык. Безнең Алимга да исемен Рамил хәзрәт кушкан иде. Икенче улыбыз – Төхвәтуллин Райан Ришатович, – дип уртаклашкан Алия.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.