Иҗтимагый палата күзәтүчеләр әзерли

08.09.2026 10:57 Новости

2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау була.

Сайлау участоклары 8.00 — 20.00 сәгатьләрдә ачык. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тавыш бирү барышына күзәтчелек өчен 2700 күзәтүче әзерли. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында 3 атна дәвамында укулар үткәрелде. Хәзер Казан шәһәрендәге күзәтүчеләр өчен укулар бара.