Быел районда халык яшәгән урыннарда өченче янгын чыгу очрагы теркәлде.
Аның берсе күп фатирлы йортта булса, икесе шәхси секторда чыкты. Янгыннарның төп сәбәпләре булып тәмәке тартканда игътибарсызлык тора. Агымдагы елның 1 мартында Иске Минзәләбашта бер торак йортта чыккан янгынга да шул сәбәпче була. Янып китү торак эчендә башлана. Ут эченнән чыгарга хуҗаларга җирле халык ярдәм итә. Ялкын белән үзләре генә көрәшә алмавын аңлагач, алар янгын сүндерү хезмәтен чакыралар. Янгын чыгуны вакытында күрмәү сәбәпле, ут таралырга өлгерә. Якындагы янгын сүндерү бүлегенең оператив эш йөртүе аркасында гына, янгынга күрше биналарга таралырга ирек куелмый. Нәтиҗәдә торак йортка зыян килә.
Хөрмәтле гражданнар! Тагын бер тапкыр кисәтәбез – ут хаталарны кичерми. Ачык ут чыганагы белән эш иткәндә, кагыйдәләрне төгәл үтәү мөһим. Төтен исе турында хәбәр итә торган янгын извещательләрен урнаштыру кирәклеген онытмасагыз иде. Ул Сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Янгын чыккан яки төтен исен сизгән очракта, кичекмәстән 01 яки 101 телефоннары аша янгын-коткару хезмәтенә хәбәр итегез.
Әлеге хәбәрне Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге буенча өлкән дознавателе Руслан Быренков җиткерде.