Радмир Беляев Түбән Камада зыян күргән йорттан эвакуацияләнгән кешеләр урнашкан «Алмаш» лагеренда булды.
«Барысы да урнаштырылды. Барлык кирәкле әйберләр бирелде, кайнар аш, су һәм вакытлыча яшәү өчен уңайлы шартлар оештырылды. Һәр гаилә белән сөйләштем, барлык сорауларга җавап бирдем.
Йортны тикшерү тәмамлангач һәм оператив хезмәтләр рөхсәт биргәч, кешеләргә документларын һәм кирәкле шәхси әйберләрен алыр өчен фатирларына керергә мөмкинлек биреләчәк.
Алар санаторийга урнашачаклар, анда ремонт эшләре барган чорда тыныч кына яши алачаклар.
Авыр хәлгә карамастан, кешеләр үзләрен тыныч тоталар, булган хәлне аңлыйлар һәм оптимистик кәефта калалар. Без һәр гаиләгә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтербез», – дип хәбәр итте шәһәр мэры.