Мөхтәрәм мөгаллимәгә Республика бүләге тапшырылды

07.02.2026 19:13 Общество

Мөхтәрәм мөгаллимәгә Республика бүләге тапшырылды

Мөнҗия апаны матур бәйрәме белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, имин еллар, күңел тынычлыгы, кылган игелекле хезмәтләренең әҗер-савапларын күреп яшәвен телибез!

Норма җирлегендә гомер кичерүче Мөнҗия Гариф кызы Гарипова үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Мөнҗия апа озак еллар укытучы булып хезмәт куйды, ул авылдашларының ихтирамын казанган олы хөрмәткә лаеклы шәхесләрнең берсе, укыткан, тәрбия биргән йөзләгән укучылары йөзенә кызыллык китерми илебезнең, республикабызның, районыбызның төрле өлкәләрендә эшләп макталган, дан алган. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, озак еллар республика Дәүләт Советында хезмәт куйган, депутат булып сайланган, бүгенге көндә «Бердәм Россия» партиясе политсоветы Татарстан бүлеге Секретареның урынбасары Камил Садриев юбилярны котлауларын, хөрмәтле укытучыбыз, дип башладылар. Алар икесе дә Балтач урта мәктәбендә югары сыйныфларда белем алалар, Мөнҗия Гарифовна исә 39 ел шушы мәктәптә математика фәнен укыта. Котлаулар, бүләкләр белән бергә тапшырылган Татарстан Рәисе Указы белән имзаланган «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» юбилей медале мөгәллимәнең күкрәген бизәде.

Юбиляр әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да бик зыялы нәселдән. Бу нәселдә бар да укымышлы, бар да намазлы, мөмкинлекләре булганнар барысы да хаҗга бара. Мөнҗия апа үзе дә бу вазифаны өлкән яшьтә булса да, 4 тапкыр башкара. Соңгы тапкыр хаҗ кылганда аңа 83 яшь була. Бабасы Мөхәммәтшәриф — 37, әтисе Гариф 47 ел авылда имам булып тора.

— Нормада заманында башлангыч мәктәп иде, бишенчегә без Балтачка йөрдек. Асфальт ул вакытта юк, юллар таш белән түшәлгән иде, күтәртмәле чабаталарыбызны кия идек тә, чыгып китә идек. Аннан пединститутка физика-математика факультетына укырга кердем. 1955 елда тәмамлап, Балтач урта мәктәбенә эшкә кайттым һәм 1994 елга кадәр биредә математика фәнен укыттым, бер елны да калдырмыйча сыйныф җитәкләдем — авыр эш, аны үз башыннан кичкән кеше генә аңлар. Буранмы, яңгырмы, беркайчан да хәтта тәрбия сәгатенә дә соңга калганым булмады, мине күршеләр сәгатькә саный иде, гел төгәл йөрдем, бәлки шуңа күрә укучыларым бик хөрмәт итәдер, — дип уртаклаша Мөнҗия апа.

Үзем дә, 1982 елда Балтач урта мәктәбенә укытырга билгеләнгәч, 100дән артык укытучысы булган зур педагогик коллективка шикләнеп кенә аяк бастым. Зур тәҗрибәле, гыйлемле педагоглар белән уртак тел табуда Мөнҗия апаның роле зур булды, укытучы баласы начар укытмас, дип мине һәрчак үзенә генә хас елмаюы белән үсендереп торды. Математика укытучыларына гына хас төгәллек, әйтелгән фикерләренең ныклы нигезле, дәлилле булуы белән аерылып торды. Мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җиәкчесе булып эшли башлагач та, юлда туры килгәндә Мөнҗия апаны машинага утыртып аралашканда ниндидер рәхәтлек сизә идём, аның миңа гына түгел, гомумән һәр кешегә җылы карашы, уңай мөнәсәбәте йөзендә балкый иде.

Лаеклы ялга чыккач, Мөнҗия апа Норма-Балтач арасын яңадан якын итеп, бу юлы инде үзе укучы буларак, Басыйр хәзрәт Бикбаев янына дини белем алырга йөри башлый. Беренчеләрдән булып дини мәдрәсә тәмамлый һәм Басыйр хәзрәт сүзен тыңлап, Аллаһ ризалыгы өчен Нормада егерме елга якын бер тиенсезгә теләгән һәркемгә үзе белгәннәренә өйрәтә. «Норма һөнәр көллиятендә маталар җәелгән зал бар иде. Без шул салкын залда маталар өстендә 1999 елга кадәр утызлап кеше намазга өйрәндек. 1999 елның 9 мартында бездә дә мәчет ачылды, һәм мин инде яңадан теләк белдергән һәркайсын хәрефләргә, сүрәләргә өйрәтә башладым. Менә шуннан озак еллар үзебезнең мәчеттән өзелгәнем булмады, шәкертләрем бик күп иде, аларны рәхәтләнеп укыттым», дип мөгаллимлек иткән елларын сагынып сөйләде Мөнҗия Гарипова.

— Бүген дә биш вакыт намазымны калдырмыйм, уразаларымны тотам, Коръән укыйм, илебезгә, халкыбызга, районыбызга якты киләчәк теләп, үзем белгән һәркемгә догаларымны багышлыйм, — ди ул.

Мөнҗия апаны матур бәйрәме белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, имин еллар, күңел тынычлыгы, кылган игелекле хезмәтләренең әҗер-савапларын күреп яшәвен телибез!