Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, тикшерү булачак машина йөртүчеләрнең әзерлек сыйфатын контрольдә тоту өчен үткәрелә, дип яза «Татар-информ».
Аның барышында транспорт чарасының техник торышына, шулай ук автомобиль өчен кирәкле барлык җиһазлар һәм документларның булу-булмавына аерым игътибар бирелә.
Арадаш нәтиҗәләр буенча төрле автомәктәпләрдә эшләүче 9 инструкторга беркетмәләр төзелгән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.