ЮХИДИ хезмәткәрләре Актанышның машина йөртүчеләрен тикшерде

24.03.2026 19:02 Персонально

ЮХИДИ хезмәткәрләре Актанышның машина йөртүчеләрен тикшерде

Бүген, 24 март көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Актанышның машина йөртүчеләрен тикшерде.

Рейд вакытында Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе, майор Ренат Шәмсиев һәм инспектор Инсаф Мингазов машина йөртүчеләрнең иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәвен, куркынычсызлык каешын эләктерүләрен, нәни пассажирларны балалар креслоларына утыртуын тикшерде.

Бу хакта алдагы язмаларда тулырак яктыртачакбыз.