SuperJob порталы үткәргән сораштыру кызыклы нәтиҗәләр күрсәткән: россиялеләрнең һәр бишенчесе (19%) үзен ялкау дип саный.
Шул ук вакытта: 70% кеше бу сыйфатны үзендә күрми, 11% җавап бирергә кыенсынган
“Үз-үзен тәнкыйтьләүче” һөнәр ияләре арасында: дизайнерлар — 33%, аналитиклар — 29%, PR-менеджерлар — 28%, юристлар — 27%, система администраторлары — 26%
Бик сирәк очракта гына баш бухгалтерлар — 9%, колл-үзәк операторлары — 9%, кладовщиклар — 11%, сатучылар — 12%, маркетологлар — 13%, квалификацияле эшчеләр — 14% үзләрен “ялкау” дип саный.
Сораштыру күрсәткәнчә, ирләр үзләрен хатын-кызларга караганда ешрак ялкау дип саный: ирләр — 21%, хатын-кызлар — 17%.
Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.