Рөстәм Миңнеханов: «Мондый заводлар – республиканың горурлыгы!»

02.09.2026 13:10 Экономика

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның авиация заводында булды. Бу турыда ул Макс каналында хәбәр итте.

– Бүген безнең авиазавод коллективы белән очраштык. Производство ветераннары белән аралаштык, алар Президентыбыз һәм федераль хөкүмәт ярдәме белән заводның соңгы елларда ни дәрәҗәдә үзгәрүен билгеләп үтәләр. Шунысы сөендерә: Казан авиация заводында өлкән буынның хезмәттәге казанышларын яшьләр дәвам итә. Киләсе ел предприятие оешканга 100 ел булачак. Бу зур юбилейны югары дәрәҗәдә билгеләп үтәрбез, чөнки мондый заводлар — республиканың горурлыгы! – дигән ул.