Җырчы Марат Галимовның туганы Алмаз истәлегенә: «Күрәсең, әҗәле шунда булган...»

Җырчы Марат Галимовның туганы Алмаз истәлегенә: «Күрәсең, әҗәле шунда булган...»

11.09.2026 01:01 В стране и мире

Җырчы Марат Галимовның туганы Алмаз истәлегенә: «Күрәсең, әҗәле шунда булган...»

Кабардин-Балкария Республикасының Черекск районы Безенги тарлавыгында Мижирги тавында кар ташкыны нәтиҗәсендә һәлак булган альпинистлар арасында Татарстанның халык җырчысы Марат Галимовның туганы Алмаз Мөхәммәдиев та булган.

Туганының вафаты турында Марат аккаунтында үзәкөзгеч видео урнаштырган.

Фаҗига 6 сентябрьдә булды. Барлыгы 33 кеше өйрәнү-әзерлек җыенына барган булган. «РИА Новости» язганча, бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, бозлыкта кар ишелмәсендә 15 кешенең гомере өзелгән. Берничә кешене әле һаман эзлиләр икән. Бераз эри башлаган бозлыкның бер кисәге кителеп китеп, шул фаҗигагә сәбәп була, дигән фараз бар. Һәлак булучыларның күбесе, шул исәптән, Алмаз да – «Росгвардия» вәкиле.

«Узган ел да шул тауга барды, быел менә кайтмады...»

Минем иң яраткан племяннигым ул – апаның улы. Ел саен әзерлеккә, квалификация үтәргә шунда йөри иде, Татарстаннан «Росгвардия»дән иң көчлеләрен сайлап, шунда әзерлеккә җибәргәннәр, кызганыч, яртысы һәлак булды. Хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булды дип әйтергә була аның турында. Узган ел да шул тауга барды, быел менә кайтмады, шунда мәрхүм булды. 6 сентябрь көнне үк аны һәм иптәшен беренчеләрдән булып таптылар. Алар алдагы көнне чыгарга тиеш булганнар дигән мәгълүмат бар, тик группалары алмашынган булган. Күрәсең, әҗәлләре шунда булган инде...

Барысына да үзе ирешкән энем ул. Тауга менү буенча әзерлектә өлкән инструктор, Прапорщик иде, кайнар нокталарда, Сириядә хезмәт итте, ябык операцияләрдә катнашты. СВОның беренче көннәреннән үк китте, бер елга якын вакыт шунда булды.

Аның артыннан хәрбиләр китте. Бүген алып кайталар. Шимбә көнне «Курган» зиратында мактаулы каравыллар белән җирләячәкбез, – дип сөйләде Марат Галимов.

«Курку белмәс, кыю егет иде»

Көчле холыклы туганын бик җылы сүзләр белән искә ала җырчы. Иптәшләренең Алмазның кыюлыгы турында әйткән сүзләре белән дә горурланып уртаклашты.

Күп сөйләшмәде, оялчан, бик тыйнак булды. Ә үзе көчле холыклы булган. Егетләр белән сөйләшәм, алар аның турында: «Гел алга бара, курыкмый, без аның артыннан бара идек», – дип сөйли. Курку белмәс, кыю егет иде. Ярдәм кирәк булса, теләсә кайчан килергә әзер торды.

Казанда хатыны, өч яшьлек кызы – Айза Алмазовна калды. «Әти кызы» иде инде ул. Гел әтисе янында йөрде.

Киләсе елда 30 яшь туласы иде Алмазга. Быел 29 сентябрьдә 29 яшен тутырган булыр иде. Әнинең олы оныгы. Бик авыр кичерә алар да. Мөслимнән иртәгә киләләр. Хәзер инде туганыбызны хөрмәтләп соңгы юлга озатачакбыз. Урыны оҗмахта булсын! – дигән теләкләрен җиткерде Марат Галимов.

«Интертат» редакциясе Марат Галимовның һәм Мөхәммәдиевларның тирән кайгысын уртаклаша. Алмаз Мөхәммәдиевның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Хәрби хезмәттә гомере өзелгән каһарманнарга мәңгелек дан!