Бүген Казанда техник режимда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ярдәм» инклюзия үзәге эшли башлады. Әлеге үзәк Серов урамында урнашкан һәм «Ярдәм» мәчете белән бер комплекска берләштерелгән.
«Бу үзәк һәркем өчен ачык. «Ярдәм» мәчетендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү Брайль системасы буенча Коръәнне өйрәнү үзәгеннән башланып киткән иде. 2022 елда «Дан» спорт комплексы барлыкка килде. Мөмкинлекләре чикле спортчыларыбыз анда 15 спорт төре белән шөгыльләнә.
Кемнәр өчендер ике аякта йөрү, кулларның эшләве, күзләрнең күрүе, колакларның ишетүе — зур бәхет, ә бу үзәк аларга без көн саен файдалана торган мөмкинлекләрдән файдалану, тормышны тулырак тою өчен шартлар тудырачак», — диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бинаны караган вакытта.
Тантаналы ачылышка мөмкинлекләре чикләнгән балалары белән әти-әниләр дә килгән иде.
«Ландыш – минем кызым. Ул балачактан ук авырый, аңа хәзер 22 яшь. Әлеге үзәкнең ачылуын бик күптәннән көткән идек инде. Биредә барлык белгечләр булачак һәм безнең балалар өчен кирәк булган тернәкләндерү курслары узачак», — дип шатланып сөйләде Зөһрә Шәрәфетдинова.
«Үзәктә төрле төр инвалидлыгы булган кешеләр өчен кирәкле шартлар тудырылган»
Өч катлы бинада көненә 230га якын кешене кабул итәргә исәплиләр.
«Үзәктә сукырлар, коляскада йөрүчеләр һәм башка төр инвалидлыгы булган кешеләр өчен кирәкле шартлар тудырылган», — диде «Ярдәм» хәйрия фондының медицина бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Дамир Галиуллин.
Үзәктәге иң мөһим урыннарның берсе – 25 метрлы дүрт юллы бассейн. Бер караганда, бу гади бассейн кебек. Ләкин биредә коляскада йөрүчеләргә суга керү өчен махсус пандуслар, ә күрмәүчеләргә суда иркен ориентлашу өчен кирәкле шартлар булдырылган.
Бассейн янында су процедуралары бүлмәләре урнашкан. Өченче катта вак моториканы үстерү, аппарат массажы һәм арт-терапия белән шөгыльләнү өчен заллар, ял итү бүлмәсе һәм виртуаль күнегүләр үткәрү өчен махсус кабинет эшли.
Үзәкне журналистларга күрсәтү барышында күпчелек залларда инде шөгыльләнә иделәр. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Красноярск, Ростов-на-Дону һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар. «Без җәннәткә эләктек. Безнең төбәктә дә шундый үзәкләр ачылсын иде», — диде Ростов өлкәсеннән килгән хатын-кыз.
Илсур Метшин үзәкне булдырганда Россиядә дә, Якын Көнчыгышта да үрнәк итеп алырлык, тәҗрибәләре белән уртаклашырлык үзәкләр булмавын искәртте. «Шуңа күрә без бу юлны реабилитацияләнүчеләр белән бергә уздык. Алар безнең төп экспертларыбыз иде, нәрсәне ничек яхшырак эшләргә икәнен үзләре әйтеп торды. Проектыбыз башкалар өчен дә яхшы үрнәк булыр һәм илнең башка төбәкләрендә дә шундый үзәкләр барлыкка килер дип өметләнәм», — диде ул.
«Аякларымны югалткач, тормышым икегә бүленде»
Бина белән танышу барышында кайбер мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән дә аралашып алдым. Ринат Гомәров үзе Арча районының Шушмабаш авылыннан. Яраткан шөгыле аның ике аягын да югалту сәбәбенә әйләнә.
«Аякларымны Себердә балык тоткан вакытта югалттым. Бик каты өшү сәбәпле, аякларымны ампутацияләргә туры килде. Шуннан соң тормышым үзгәрде, „яңадан яшәргә өйрәндем», дисәк тә була.
Эшсез калгач, коляскада утырып та балык тотып сата башладым. Аннан соң Казанга күченеп, өченче каттан фатир арендаладым. Һәр көнне тезләнеп, колясканы күтәреп фатирга менә һәм төшә идём.
Исламга килдем, өйләндем. Хәзерге вакытта хатыным белән биш бала үстерәбез. Үзем протез ясау предприятиесендә эшлим, махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә протез куйдыруда һәм психологик яктан ярдәм итәм. Тормышта төрле хәлләр була: кемдер авариядә, кемдер эш барышында аягын яки кулын югалта. Аларга да ярдәм итәбез, хастаханәләр белән дә эшлибез.
Спорт белән шөгыльләнүгә дә күп вакытымны бирәм. Җәядән ату, кибератлетика кебек спорт төрләре белән шөгыльләнәм. Команда оештырып, Россия һәм Мәскәү чемпионатларында катнашабыз.
Барысына да көчне бер Аллаһы Тәгалә генә бирә. Мин иң беренче Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, аннан соң инде үзем сәбәп кылам», — дип аңлатты ул үзенә бирелгән сынауларны ничек үтүен.